"Һәр халыкның мәкале узенчә. Менә шулардан мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның уз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла. Аның кайчан туа башлаганы билгесез, авторлары исемсез, шулай ук аның әле дә туудан туктаганы юк.Тормыш һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Шунлыктан мәкаль башлап ялгыз кеше авызыннан әйтелсэ дэ, һәр уңышлы иҗатны эләктереп алучы халык аны телендә саклый, тагын да шомарта, чөнки аны гомуми мәгънәгә күтәрүче халык үзе бөек шагыйрь, узе тормышны иҗат итүче бөек даһи ул"

                                                                                             Нәкый Исәнбәт

    Татар халык мәкальләрен Нәкый Исәнбәт җыйнап, барлап килә һәм безнең буынга да тапшырып калдырган. Өлкән әдибебезнең бу хезмәте югары уку йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында халык авыз иҗатын өйрәнүдә, ата-аналарга бала тәрбияләүдә ярдәмлек буларак зур әһәмияткә ия. Шуңа да без татар халык мәкальләрен уңайлы итеп бер сайт эшләдек. Бу сайтыбыз хөрмәтле ДУСТЫМ сина да бик ошар дип ышанабыз!