•  Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.
  •  Акылың булса, акылга ияр, Акылың җитмәсә, мәкальгә ияр.
  •  Амбар төбендә икмәк бар, Картлар сүзендә хикмәт бар.
  •  Аталар сүзе — акылның үзе.
  •  Атаң әйтсә алдамас, Мыкый мәкаль аңламас.
  •  Атаңның сакал-мыегы кыек булса да, әйткән мәкале кыек түгел.
  •  Атаң сүзенә колак сал, Мәкаль әйтсә язып ал.
  •  Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә дә түгел, тышында да түгел.
  •  Әйтем — сүзнең бизәге, Мәкаль — сүзнең җиләге.
  •  Камчат күрсәң атып ал, Мәкаль сүзне отып кал!
  •  Картлар сүзен капчыкка сал, Яшьләрнекен янчыкка сал.
  •  Олының сүзен оекка кыстыр.
  •  Картлар сүзен кар басмас.
  •  Мәкаль җыймыйм, акыл җыям.
  •  Мәкальне бабаң чыгармый, заман чыгара.
  •  Мәкаль сакалдан олырак.
  •  Мәкальсез сүз — тозсыз аш.
  •  Белгәнгә җыр, Белмәгәнгә "дыр".
  •  Әүвәл тавыш, аннан көй.
  •  Җилләтми томан ачылмый, Җырламый күңел ачылмый.
  •  Җыр белгәнгә җыр һөнәр, Җыр белү дә зур һөнәр.
  •  Җыр күңеллегә куаныч, Күңелсезгә юаныч.
  •  Җырлаганның биергә исәбе бар.
  •  Җыр кешенең юлдашы.
  •  Җырлап ачылмаса күңел, Елап ачылачак түгел.
  •  Җырлап эшләсәң, җырлап яшәрсең.
  •  Җырлый белмәгән кеше сызгырып йөри, ди.
  •  Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый.
  •  Җырның канаты бар.
  •  Җырның ертыгы юк.
  •  Җыр тыңламыйлар, моң тыңлыйлар.
  •  Заманасына күрә көе.
  •  Һәр заманның үз көе.
  •  Ил җыр белән яши.
  •  Илнең җыры бар, Күңелнең моңы бар.
  •  Ишәк килде — җыр бетте.
  •  Көй — күңелнең моңы.
  •  Карга каңгылдап каз булмас.
  •  Карганыкы көн дә бер карылдау.
  •  Сандугач җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.
  •  Сандугач сайрап җиңәр, карга кычкырып җиңәр.
  •  Сандугач сайрый, Карга кычкыра, Бүре улый, Кеше җырлый.
  •  Сүз — басу, җыр — чәчәк.
  •  Сүз — көмеш, җыр — алтын.
  •  Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.