•  Бөркетнең канаты очканда ныгый.
  •  Былбылны бытбылдыкка алыштырмыйлар.
  •  Былбылны сайравыннан таныйлар.
  •  Бытбылдык арасында былбыл сайрамас.
  •  Ишәккә һөнәреңне күрсәт дигәч, бар тавышына бакырган, ди.
  •  Зур урманда карга булганчы, Бәләкәй куакта былбыл булсаңчы (М. Кәримнән халыклашкан).
  •  Карга белән кәккүкнең төсләре бер дә, тавышлары башка.
  •  Кошлар тумый канатсыз, Кеше тумый талантсыз.
  •  Олы талантлар берьюлы гына тумый (Китаптан таралган сүз).
  •  Саескан сайрау белән сандугач булмас.
  •  Сандугач үз кадерен үзе белер.
  •  Сандугач үз җирендә сайрый.
  •  Сандугач юк елны карга дан тотар.
  •  Тавис каурые белән матур, Сандугач сайравы белән матур.
  •  Талантның бер өлеше тумыштан, Тугыз өлеше тырышлыктан.
  •  Талантыңа җилкән тек, җил булмаса ишкәк ал!
  •  Талантсыз кеше юк, тик нидә икәнен кеше үзе генә белми.
  •  Һәр кош үз канаты белән оча.
  •  Чәчәк күрсәтмәгән агачтан җимеш көтмә.
  •  Ялгыз чапкан ат йөгерек.