•  Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.
  •  Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.
  •  Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
  •  Ата-ана теләге Утка-суга батырмас.
  •  Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
  •  Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
  •  Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.
  •  Ата аркасы — кала аркасы.
  •  Ата — беләк, Ана — йөрәк.
  •  Ата — җизнә, Ана — казна.
  •  Ата — йортның матчасы, Ана — йортның өрлеге, Балалар — стенасы.
  •  Ата йөрәге — таудан өлкән, Ана йөрәге — диңгездән тирән.
  •  Атаның каны, Ананың сөте.
  •  Атаң-анаң — чын дусың, Дус-ишләрең — юлдашың.
  •  Атаң кебек кешегә тел озайтма.
  •  Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
  •  Атаңны башыңда тот, Аңаңны учыңда тот!
  •  Ата өчен улы җан бирсә, улга дан.
  •  Ата сүзен тыңламаганны, атауга ыргытканнар, ди.
  •  Атасы барның бәхете бар.
  •  Атасын алдаган илен дә алдар.
  •  Ата угылының үзеннән шәбрәк булуын тели.
  •  Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.
  •  Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!
  •  Аю да баласын "йомшагым" ди.
  •  Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.
  •  Әти тунын күтәреп кисәң, тап-таман.
  •  Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.
  •  Йомырка тавыкны өйрәтми.
  •  Мөгезен кем сындырганны болан онытмас, Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.
  •  Үзең бел, ата-анаңа киңәш ит.
  •  Ымны белмәгән нине белсен? Атасын белмәгән кемне белсен?
  •  Эт атасын танымас.