•  Адәм баласын түгел, аю баласын да биергә өйрәтәләр.
  •  "Айт!" дигәндә ялт итеп тор.
  •  Алтыдагы (холык) алтмышка.
  •  Алгы көпчәк кая тәгәрәсә, арты да шуннан.
  •  Алма янында яткан бәрәңге алма тәмәйткән.
  •  Ана сөте белән кергән онытылмый.
  •  Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс.
  •  Атай барда атай баш, Атай юкта анай баш, Анай юкта апа баш, Апа юкта үзем баш.
  •  Ата алмаган малай атасыннан күргән.
  •  Ата-анаң сиңа гомер биргән.
  •  Ат өйрәнмим ди дә, авызлык- өйрәтә.
  •  Бала безнеке, Акылы үзенеке.
  •  Бала була белмәгән кеше егет булалмый.
  •  Балага бер кәнфит бирсәң, икенчесен сорар.
  •  Бала әйткән ди: мине берәү дә тыңламый, чөнки минем әле сакалым юк.
  •  Балага иң куәтле кеше — ата.
  •  Балага кәкитләнсәң, кәнфит сорар.
  •  Бала егыла-егыла егылмаска өйрәнер.
  •  Бала яшь чагында ни белән уйнаса — зурайгач мәеле (теләк, кызыксыну) шуңа була, имеш.
  •  Бала көчен күрсәтергә яратыр.
  •  Бала күргәнен эшләр.
  •  Бала кош очар, кунар агачын тапмас.
  •  Бала кулында елан үләр.
  •  Балалар кесәсендә кәнфит ятмый.
  •  Балалык бик бәхетле чак булса да, бала һаман "кайчан зур үсәм инде" дип сорый.
  •  Бала "миңа бәләкәй сөяк бирделәр" дип үпкәләгәнче, сөяген песи алып китәр.
  •  Бала үсте дигәнче, Батыр үсте дисәңче; Батыр һөнәр белмәсә, Гафил (гамьсез, ваемсыз) үсте дисәңче.
  •  Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.
  •  Баланы яшьтән бөк, Агачны баштан бөек.
  •  Баланы йомышка куш, артыннан үзең йөр.
  •  Баланың кулыннан пычак алсаң, алмашына таяк бир.
  •  Баланы эшкә өйрәт, Эшен бетерергә дә өйрәт.
  •  Бала өчен "юк" дигән сүз юк.
  •  Бала уйнаудан туймас.
  •  Бала үлгәнгә салынса, син аны күмгәнгә салын.
  •  Бала-чага ипи сатып калач ала.
  •  Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.
  •  Башсыз өйдә ата торып ул сөйләр, Ана торып кыз сөйләр.
  •  Бишектәге бишкә төрләнер.
  •  Буй үстергәнче, акыл үстер.
  •  Буранда бала котырыр.
  •  Әдәпле бала гарьле була, Әдәпсез бала гарьсез була.
  •  Җидесендә ни булса, Җитмешендә шул булыр.
  •  Кем нәрсәгә күнегә — Шуның белән күмелә.
  •  Кыз бала анасына чын дус була.
  •  Кыз сөйкемле булса, холыгы белән, Ул сөйкемле булса, әдәбе белән.
  •  Малай кулына акча керсә, көчек сатып алыр.
  •  Олы кызы Мәстүрә, Кечеләрен үстерә.
  •  Өч яшьлек малай атага булышыр, Өч яшьлек кыз анага булышыр.
  •  Сабыйга ат та ат, таяк та ат.
  •  Сабый хөкеме — уен.
  •  Теше чыккан балага Чәйнәп биргән аш булмас.
  •  Тәрбиясез бала хайван булып үсәр.
  •  Туа белми, тора белә.
  •  Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга.
  •  Үзе егылган бала еламас.
  •  Уйнаса баласы җиңә, Чынласа атасы җиңә.
  •  Улга утыз өйдән тыю, Кызга кырык өйдән тыю.
  •  Ул минеке, Акыл үзенеке.
  •  Ул туды — илгә ту (байрак) туды.
  •  Улы барның кулы бар.
  •  Улның ояты атага, Кызның ояты анага.
  •  Хәерсез бала хәерче булыр.
  •  Һәрбер яшьнең үз хөкеме бар: Сабый хөкеме — уен.
  •  Һөнәрле булып ул үссен, Холыклы булып кыз үссен.
  •  Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс.