•  Азны белмәгән күпне һич белмәс.
  •  "Барын да беләм" дигәнче, берен дә белмим дисәңче!
  •  Белгән белешкә, белмәгән ни эшкә?
  •  Белгән белән белмәгән бер түгел.
  •  Белгән белән белмәгәннең аермасы дүрт төрле була имеш: Беренчесе белә, белә икәнен дә белә; Икенчесе белә, белә икәнен белми; Өченчесе белми, белми икәнең белә; Дүртенчесе белми, белми икәнен дә белми.
  •  Белгән бер кылдан да аңлар, Белмәгән бүрәнәдән дә аңламас.
  •  Белгән белгәнен эшләр, Белмәгән бармагын тешләр.
  •  Белгәнгә унике, Белмәгәнгә утыз ике.
  •  Белгәнең утыз, Белмәгәнең туксан тугыз.
  •  Белгәнеңне сорама.
  •  Белгән мең бәладән котылган.
  •  Белгәннән беленмәгән күп.
  •  Белгән уңар, Белмәгән туңар.
  •  Белемлене бала булса да ага дип бел!
  •  Белемле үлсә, кәгазьдә хаты калыр, Оста үлсә, эшләгән заты калыр.
  •  Белемсез үзе белмәс, юньгә күнмәс.
  •  Белмәгәнгә гөмбә шалкан, ком талкан.
  •  Белмәгәнеңне кешедән сора, Олы булмаса, кечедән сора.
  •  Белмәгәнне сорауның ояты юк.
  •  Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп.
  •  "Белмим" дип әйтмә, "теләмим" дип әйт.
  •  "Белмим"нең башы авыртмый.
  •  "Белмим" дию оят түгел.
  •  Берәү белмәгәнен берәү белер.
  •  Дөньяда белгән дә бар, белмәгән дә, Бертигез булмыйдыр һич барча бәндә (М. Гафуридан халыклашкан).
  •  Әнә, менә дигәнче, яхшы-яманны белеп кал!
  •  Җил тегермәне икәнен беләм, суы каян килә икән дип әйтәм.
  •  Ие шул, юкәдә икән чикләвек.
  •  Ике сигез уналты икәне кем дә белә.
  •  Яшьлектә белгән — ташка язган, Картайгач белгән — бозга язган.
  •  Йөзә белмәсәң, атаң буасында да батарсың.
  •  Утың булмаса, күршедән сора, Үзең белмәсәң, кешедән сора.
  •  Һәр фил озын борынлы булса да, Һәр озынборын фил булмый..
  •  Һәр ялтыраган алтын түгел.