•  Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.
  •  Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр.
  •  Ата-бабам торган җир, Кендек каным тамган җир.
  •  Атаң да җир, анаң да җир.
  •  Ат туйган җиренә, Ир туган иленә тартыр.
  •  Аягы яман түрне болгар, Авызы яман илне болгар.
  •  Бердә түгел, илдә көч.
  •  Береккән ил бозылмас.
  •  Бер төкерсә, бер була, Ил төкерсә, күл була.
  •  Болгар йорты — Идел йорт, Идел эче — имин йорт.
  •  Ватанга хезмәт — үзеңә хезмәт.
  •  Дусыннан аерылган җиде ел җылар, Иленнән аерылган гомер буе җылар.
  •  Җирсез-йортсыз ил булмый, Ашсыз-сусыз көн булмый.
  •  Җир-су дигән җирсендерә, Йөрәкләрне җилкендерә.
  •  Җир-суы бар җирен сөйләр, Ил-йорты бар илен сөйләр, Ил-йорты юк ниен сөйләр?
  •  Җир тартмаса, су тарта.
  •  Зәңгәр бака үз сазын танымас.
  •  Идел буе бәрәкәтле җир.
  •  Идел кичми ил булмый.
  •  Ил аткан таш ерак китә.
  •  Ил ачуы — яман ачу.
  •  Ил белән этәргәч, тау күчкән.
  •  Илгә таянган — Идел кичәр.
  •  Ил гамен җиңгән ир ил агасы булыр (Гамен җиңгән — кайгысын йоткан).
  •  Илдә булса иренгә тия.
  •  Илдә булса үлмәссең, Илсез көнең күрмәссең.
  •  Илдә илле төрле кеше була.
  •  Илдә йөргән ил таныр, Кырда йөргән җир таныр.
  •  Илдән берәр җеп җыйсаң да, ятимгә бер күлмәк була.
  •  Иле иркеннең көне иркен.
  •  Илен белмәгән игелексез, Халкын белмәгән холыксыз, Нәселен белмәгән нәсәпсез.
  •  Илен белмәгән әләкче булган.
  •  Илен белмәгән тиле.
  •  Иле ныкның биле нык.
  •  Иленнән аерылган — канаты каерылган.
  •  Ил илдән калса, иргә намус.
  •  Ил иле белән, бака күле белән.
  •  Ил ил белән, Тегермәне җил белән.
  •  Ил илнең ит туравы башка.
  •  Ил — илнең көзгесе.
  •  Ил иргә, ир илгә таяна.
  •  Ил йоласыз булмас.
  •  Ил көче — Идел көче.
  •  Ил күрү — бурыч.
  •  Илле елда ил яңарыр.
  •  Илнең яме иле белән, Ватан яме җире белән.
  •  Ил купса, Идел кубар, Авыл купса, давыл кубар.
  •  Ил намусы — ир намусы.
  •  Илнең утына ян, Бозына — туң!
  •  Илсез кеше — телсез сандугач.
  •  Ил теле им булыр.
  •  Ил телен алмаган имгәккә калыр.
  •  Ил эче алтын бишек.
  •  Ил яхшылыкны онытмас.
  •  Ипле кеше иленнән китми!
  •  Иренчәк йорт ил булмас, Ил булса да гөл булмас.
  •  Ир кадере ил белән.
  •  Ирләр киңәше ил корган.
  •  Күлдә йөргән коңгыр каз Чүл кадерен белмидер; Чүлдә йөргән чуадак Күл кадерен белмидер.
  •  Кичә йомыркадан чыкты, бүген кабыгыннан җирәнә!
  •  Исең барда ил таны, Көчең барда җир таны!
  •  Көтү ташлаган куйны бүре алыр.
  •  Кайтыр юлга чыккач, ат та елдамлана.
  •  Качын китсәң дә чәчеп кит, кайтуыңа аш булыр.