МӘКАЛЬ ДИП НӘРСӘГӘ ӘЙТЕЛӘ?

     Дөньяда телсез яки җырсыз-моңсыз халык булмаган кебек, мәкальсез халык та юктыр дип уйлыйм, һәрбер халык сүз арасында мәкальләр кыстырырга ярата, үз телен аның белән бизи, төзи. Һәркайда, һәр халыкта үз мәкальләренә хөрмәт бар, аларга ышану, таяну бар. Безнең халыкта да шундый ук хәл: татар сөйләшкәндә сүз арасында урынына карап, фикерне куәтләү өчен кыска гына һәм килешле генә итеп, хикмәтле бер мәкаль әйтеп куя. Ул моны әйтеп җибәргәнен кайчак үзе дә сизми кала. Шуның белән безнең халкыбыз арасында да саны әлегә хәтле беленмәгән күп төрле мәкальләр йөри.

     Нәрсә соң ул мәкаль? Безгә кардәш төрки халыкларның кайберләре аны борынгылар сүзе, кайберләре — аталар сүзе, картлар сүзе дип атыйлар, чувашларда ваттисем калани — картлардан калган сүз дип йөртәләр. Бездә дә Хуҗа Вәдигъ үзенең бер җыентыгының тышында "мәкальләр" дигәч, шуның астында ук "Борынгылар әйткән сүзләр" дип куйган. Халыкның үзендә дә: — Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә булмаса, тышында да түгел, — дигән мәкаль йөри. Ягъни, мәкальне китапка язылмаган дип җиңелгә санама, читләп үтмә, барыбер ул, мөкатдәс китап сүзе хөкемендә. Шулай ук картлар сүзе дип йөртү дә бар: — Картлар сүзен капка җый; — Картлар әйткән буш булмый; —Картлар сүзен капчыкка, яшьләрнекен янчыкка, — диләр. Болардан мәкальләрнең, тәҗрибә һәм хикмәт җимеше буларак, хәтердә җыелып сакланырга тиешле булган бер хәзинә итеп каралуы аңлашыла. Һәм халык аны шулай үзенең хәтер капчыгында гасырлар буе саклап килгән дә. Яшьләр сүзе көндәлек әйләнештә йөргән акча шикелле янчыкта йөрсә, ул җитмәгәндә һәрвакыт теге хикмәтле хәтер капчыгын ачып, андагы запасны ходка җибәрергә кирәк булган.

     "Мәкаль" сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе урынлы сүз яки тиешле урынында әйтелгән сүз була. Гарәпләр: "Ликелли мәканин мәкаль" — һәр урынга лаек мәкаль бар, — диләр... Мәкаль сүзе дә безгә күптән үк кергән булса кирәк, ул иске язмаларда да очрый. Башкортлар да, казакълар да "мәкаль" дип йөртәләр. Шул рәвешле, мәкаль сүзе дә бездә язма әдәбият һәм соңыннан җыентыклар аша халыкка нык таралып, үзенең кыскалыгы белән инде тәмам телебезгә кереп урнашкан һәм шул сүзнең үзе белән дә мәкальләр барлыкка килгән: —Мәкаль сакалдан олырак, — дигәннән мәкальнең яшь һәм тәҗрибә ягыннан һәрбер картка караганда да озынрак гомерле һәм хөрмәтлерәк саналуы аңлашыла. Яки: — Сүз күрке мәкаль, ир күрке сакал, — диләр. Сакал халыкта ирлек һәм куәт билгесе булса, бу мәкальнең безгә инде сүзнең мәгънәсе мәкаль белән мәһабәт һәм куәтле булуы, шулай ук, "күрке" дигәннән мәкальнең сүзгә шигъри ямь-тәм, матурлык бирүе аңлашыла. Шулай итеп, дөньяда сакалсыз халык булмаган кебек, мәкальсез тел дә юк. Ул — телнең шартыннан булган гомуми һәм зарур әйбер. Ул бик күп яклы. Шуның өстенә, тумышы белән тарихи да ул, кулланышы белән бүгенге дә ул.

     ...Мәкаль нигездә сүзгә дәлил, тормышта кагыйдә йә киңәш һәм шул ук вакыт телдә тапкыр әйтелгән гүзәл бер мисал булып та килә. Мәкальләрнең кайберләре шулай ук үз мәгънәсендә әйтелүе, икенче берләренең читләтелгән икенчел мәгънәләргә ия булуы, мисаллыгы, шулай ук аның тагын игъри сурәтләмә-образларга, ритм-рифмаларга байлыгы бездә бөтенләй диярлек тикшерелмәгәнгә, ул якларына алда аерым-аерым тукталырга туры киләчәк.

      Мәкаль кыска һәм тирән мәгънәле булганга, аны халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында бик таралган, Моннан ике мең ярым ел элек Аристотельнең мәкальләрне үзеннән күп мең еллар борынгы философларның әсәрләреннән калма өзекләр булып, шулар грекларга килеп җиткәннәр, мәкальләр булмаса, борынгы халык хикмәтләре безгә килеп җитмәгән булыр иде, бу фәлсәфә-хикмәт әсәрләре борынгы халыклар белән бергә югалган булыр иде дип әйткән сүзләрендә дә мәкальләргә карата иң борынгы халык хикмәте дигән караш ята...

    Һәр халыкның мәкале үзенчә. Менә шулардай мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла. Аның кайчан туа башлаганы билгесез, авторлары исемсез, шулай ук аның әле дә туудан туктаганы юк. Тормыш һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Шунлыктан мәкаль башлап ялгыз кеше авызыннан әйтелсә дә, һәр уңышлы иҗатны эләктереп алучы халык аны телендә саклый, тагын да шомарта, чөнки аны гомуми мәгънәгә күтәрүче халык үзе бөек шагыйрь, үзе тормышны иҗат итүче бөек даһи ул.

     Күп кенә мәкальләр турыдан-туры әйтелгән мәгънәне генә белдермиләр. Өстән караганда бу мәкаль нинди дә булса фикерне яклап киңәш бирә дип уйлыйсың, ә ул аны сиңа ирония белән әйтеп, киресенчә аңларга кирәк икәнен үз сизгерлегеңә тапшырган булып чыга. Кыскасы, мәкальләрне куллана белү яки аңлауда акыл белән эш итәргә кирәк. Димәк, мәкаль үзе шулай бик кечкенә булса да, күпьяклы, үзенчәлекле һәм хикмәтле нәрсә.

Җыйнап әйткәндә мәкаль нәрсә дигәнгә шундый билгеләмә биреп була: сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәрләре мәкаль дип әйтелә.