МӘКАЛЬЛӘРНЕҢ ТОРМЫШТАГЫ РОЛЕ ҺӘМ ӘҺӘМИЯТЕ

Беренче әһәмияте — мәкальләрнең, авыз иҗаты буларак, аталар сүзе яки халык хикмәте булуы: мәкаль ул — тормышның һәртөрле җил-давыллары эчендә, безне аталарча кайгырткан өлкән һәм борынгы киңәшчебез; дөньяның әчесен-төчесен күп татыган, безгә дә аны ничек танырга өйрәткән өлкән агабыз; безгә үзебезне һәм кешеләрне ничек сынарга өйрәткән сынаучыбыз; безне хатага төшүдән алдан кисәтүче күрәзәбез; хатага төшсәң, ачы, туры иттереп, ләкин шул ук вакытта гадел һәм җылы рәвештә шелтә бирә белүче остабыз; көнкүрештә һәртөрле мөнәсәбәтләрдә безгә булышчы иптәшебез; юлда ышанычлы юлдашыбыз; безне эшкә, көрәшкә, актив булырга, ничек уңышка ирешергә чакырып торучы тәҗрибәле хәкимебез; киңәшен, белем-тәҗрибәсен һич түләүсез чын күңелдән гүзәл мисаллар һәм матур тел белән әйтүче хикмәтле шагыйребез; безне дә үзе кебек дөньядан алданмыйча, озак һәм сәламәт яшәргә, ничек бәхет-моратка ирешергә, үзе кебек яши белергә чакырган безнең күп гомерле һәм кара акылга бай картыбыз; кыскасы, мәкаль ул — киң җәмәгатьчелек фикере, гомумхалык карашы, уртак акыл. Ул дәлил булып та, хөкем булып та, кәфил булып, кисәтүче яки гыйбрәт булып та, типик бер мисал булып та тормышның һәр ягына катышып, дөрес һәм гадел якны табарга, уртак мәслихәткә килергә, безне тоткарлыктан чыгарырга тырыша.

Икенче әһәмияте — мәкальнең безне иҗтимагый фикергә ия итүе: мәкаль, югарыдагыча, гомумхалык карашы, гомумхалык ышануы булганга шул ук вакыт мин аны сиңа әйткәндә, ул минем карашым, син миңа әйткәндә, үз күңеле белән дә, уртак гомуми фикер, җәмәгатьчелек фикере белән дә яшибез. Син мәкаль әйткәндә, халкыңнан тел генә алып калмыйсың, акыл-тәҗрибә дә, белем-хикмөт тә аласың. Шуның белән син үзеңнең сүзеңдә күп мәртәбә көчлерәк, фикерендә тирәнрәк буласың. Әйткән сүзең мәгънәгә куәтле, нык дәлилле һәм ритмик сөйләмле, шигъри кинаяле, тәэсирле булып чыга. Чөнки синең бу сүзеңнең артында күмәкнең көче, халыкның тарихи тәҗрибәсе, хикмәте, акыл һәм иҗат көче тора. Син дә мәкаль әйтүең белән шуңа таянасың.

Мәкальнең өченче әһәмияте — тел байлыгы булу ягыннан. Аларның текстында безнең телнең әлегә хәтле өйрәнелмәгән гаять бай сүзлек фонды ята. Мәкальнең киң таралган булуы аның текстындагы сүзнең дә күпчелек өчен уртак булганлыгын күрсәтә һәм бу яктан мәкальләр аерым сүзләрнең киңме, тармы һәм ни мәгънәләрдә кулланылуын яки ул сүз хәзер актив кулланылмаса да, тарихта кулланылган булуын күрсәткән иң кыска һәм иң анык дәлил булып тора. Мәкальләр аерым сүзләргә паспорт һәм гражданлык бирәләр. Алар мең еллар буе авыздан авызга йөреп саклана алулары һәм тематикалары буенча, тормышның һәммә якларына да кагылулары белән, анда сүзнең төрлелеге байлыгы да бик зур һәм мәгънәләре аныклануы да бик конкрет, ачык була. Мәкальләр шул яклары белән телчеләр, әдип-шагыйрьләр, матбугат һәм укытучылар өчен бик зур байлык чишмәсе. Бигрәк тә безнең шикелле телебезнең культурасын өйрәнергә соң тотынган халык өчен мәкальләр бик нык җыелып өйрәнелергә тиешле, әһәмиятле чыганак. Ул телнең торык-тотрыгын, грамматик төзелешен һәм сүз байлыгын саклап килгән хәзинә. Җыеп кына әйткәндә, мәкальләр — тел казнасы.

Дүртенче әһәмияте — мәкальләрнең хикмәт, тәҗрибә яки сүз материалы булып кына калмыйча, сәнгать әсәре булуында. Мәкальләрнең иң кыска, бер-ике сүз белән ачык кына итеп шулхәтле тирән күп мәгънә әйтә алучанлыклары бик зур язучыларны кызыксындыра килгән һәм язучылар үзләре дә шундый ипле, җыйнак, тапкыр, анык һәм шигъри тирән мәгънәле итеп әйтә-яза белүчелекне идеал иткәннәр.

Мәкальләр шул дәрәҗәдә сәнгать алымнарына бай булулары, аларның күчерекчелек (ривая), лирика алымындагы яки драматик сюжетны бөтен конфликты белән бер җөмләдә хәл итә алулары, алардагы сурәтләмә системнарының һәм чараларының бай төрлелеге, ритмик, симметрик үлчәмлекне, эчке-тышкы рифмаларны, авазлар кабатланышын, рифма, (аллитерация, ассонанс) һәм композиция чараларын яки грамматик төзелешне файдалана белүләре ягыннан безнең өчен бик кызыклы шигъри сөйләм мәктәбе дә булып торалар. Тормышның каршылыгын чагылдыру ягыннан күп мәкальләрнең диалектик каршылыклар өйрәнү тагын да әһәмиятле. Андагы телбизәкләр яки сатира, юмор, киная, ирония кебек стилистик алымнар, шулай ук теркәгечсез, иясез җөмлә төзү чаралары һәм башка бик күп яклар да үзенә игътибар сорый. Кыскасы, мәкальләр сәнгать әсәре буларак, тирән мәгънәне анык, кыска, ритмик алымнарда шигъри сурәтләмәле һәм тәэсирле итеп әйтә белүләре ягыннан, язучылар өчен, бигрәк тә шагыйрьләр өчен, бик нык өйрәнелергә тиешле чыганак булып торалар...

Бишенче әһәмияте — мәкальләр халыкның культура һәм иҗтимагый тарихын, этнографиясен өйрәнү ягыннан күп кенә материаллар бирә алалар. Шул яктан карап, Мәрҗани һәм Г. Әхмирев мәкальләргә таяна белүнең юлын ачсалар да, алардан соңгы тарихчыларның мәкальләрне ул яктан өйрәнү һәм файдаланулары бездә күренми. Мәкальләрдә халыкның көнкүреше, материаль культурасы, гадәт, йола этнографиясе, хокукы һәм башка мөнәсәбәтләре бик конкрет сызыкларда чагыла һәм кайберләре турыдан-туры берәр тарихи кеше авызыннан әйтелгән булулары яки тарихи вакыйгага бәйләнешле булулары белән халыкның ул вакыйгага мөнәсәбәтен ачу ягыннан да беренче кул материал була ала.

Алтынчы әһәмияте — мәкальләрнең халык рухын өйрәнү ягыннан да бик кызыклы һәм әһәмиятле булуы.

Мәкальләр халкыбызның тарихын да, язмышын да, аның табигатькә, җәмгыятькә мөнәсәбәтләрен дә, рухи төзелеше ничек ясалуын да, ышануларын һәм дөньяга карашларын да, нәрсәне ярату, килештерү яки яратмавын да, акылын-фигылен, характерын, милли зәвыгын, теләкләрен, әхлагын һәм башка сыйфатларын да чагылдыралар. Беренче карауга каршылыклы күренгән мәкальләр аша без татар халкының рухи йөзе, психологиясе турында кызыл җеп булып сузылып барган шактый кызыклы һәм эзлекле фикерләр ясый алабыз. Билгеле, моның өчен мәкальләр генә җитми, әлбәттә. Ләкин мәкальләр өстенә тагын әкият, җыр-бәетләр, хорафат һәм ышанулар шикелле, башка жанрлар да шул ноктадан өйрәнелгәндә, татар халкының этнография һәм; материаль культурасы хакында гына түгел, рухи йөзе, психикасы турында да бик мөһим бер сурәтләмә хасил итә алабыз. Мәкальләрнең гореф-гадәт, көнкүреш кагыйдәчелеге урынын тотып килүе аның бер өлеше әхлакый норма буларак роль уйнап килүен дә күрсәтә. Әйтүләренчә, кытайларда Куефонг яки Дәүләт әхлагы дигән китапта халык җырлары җыелган булган. Элек Кытай императорлары дәүләтне күзәткәндә, халыкның холык-фигыле гадәтләре турында яхшы белеп эш итү өчен, аларны җыйдырган булганнар. Бу ноктадан каралса, мәкальләр бигрәк тә әһәмиятле. Шунлыктан халыкка якын торучы, аның белән яшәүче һәм эш итүче кешегә мәкальләрнең бу ягын да читләтеп үтү мөмкин түгел.

Җиденче әһәмиятле ягы — мәкальләрнең (һәм шулай ук әйтемнәрнең дә) фикер оештыручы трибун булуында.

Мәкальләрнең зур бер мәгънәне кыска гына конкрет, ипле һәм тәэсирле рәвештә әйтеп бирә алулары тиз тарала алучанлыклары берәр иҗтимагый хәрәкәт башында торучыларның, ораторлар һәм башкаларның игътибарын һәрвакыт үзенә тарткан, алар мәкальләрнең үз фикерләренә хезмәт итәрдәйрәк отышлы булганнарын алып, үз чыгышларында һаман кыстыра килгәннәр һәм шуның белән сүзләренең тагын да тәэсирлерәк, дәлиллерәк, көчлерәк булуына ирешкәннәр. Кайбер мәкальләр кайчандыр үзләре дә шул юл белән туган һәм берәр лозунг урынында йөргән булулары мөмкин... Мәкальләр нәкъ шундый хасиятләргә ия булганлыктан, ораторларга, гомумән дә сүз белән эш итә торган кешеләргә үз сөйләмнәре өчен мәкаль алымнарыннан күп нәрсә өйрәнергә була. Шулай ук мәкальләрнең турыдантуры үз чыгышларында ничек файдаланырга кирәклеге дә шул мисаллардан яхшы аңлашылыр. Мәкальләрнең гомумән халык фикерен туплау ягыннан трибунлык роле һәм әһәмияте зур булуы шулардай күренсә кирәк.

Сигезенчесе — тәрбияви әһәмияте. Мәкаль ул дөнья күргән тәҗрибәле карт, бер вакытта да рухын төшерми, безнең кайгыларны бүлешеп, шатлыкка да бик артык очынмыйча, ис китмичә генә югартынрак торып карарга, тормыш ваклыкларына бик әһәмият бирмәскә, төп кирәкне кулдан ычкындырмаска, тормышка философларча карарга өйрәтә. Бер карасаң, ул үзен яраттыра белгән оста педагог шикелле. Ул шат һәм юл куючан; вакыты белән астан шаяртып, безгә карата иронияләр дә җибәргәли, вакыты белән өче иттереп агаларча каты иттереп тә әйтеп куя. Шулай да аны яратмаска мөмкин түгел. Чөнки анда үч алу, төртү, чәнчү кебек вакчыллыклар юк, андый эгоистлыклардан ул югары. Ачы әйтсә дә хак, чын дусларча әйтә, көлсә дә дусларча киң күңелдән көлә, акыл бирсә дә коры үгет сатмый, ул аны кызыклы һәм тапкыр мисаллар белән мәгънәле иттереп әйтә белә. Үзенең шундый дусларча, агаларча сүзләре һәм киңәше белән ул безнең тормышның авырлыгын җиңеләйтергә, кайгы-сагышын, мәшәкатьләрен җиңәргә, тормышыбызны баерак, күңеллерәк итәргә омтыла, көрәшкә җегәрлек уята һәм бәхеткә-моратка ирешергә, моның өчен нинди холыклар белән холыкланырга өйрәтә.

Аның бу педагоглык сыйфатын балалар бик яхшы беләләр һәм алар бу тапкыр телле хикмәтле картны бик яраталар. Шуның өчен дә балалар мәкаль китапларын бик яратып кат-кат укучан булалар. (Мин моны үземнең балачагымнан да алып әйтүем.) Бу уңай белән мәкальләрнең мәктәпләрдә балаларда тел культурасы тәрбия итү ягыннан әһәмияте зур икәнен онытмыйк. Мәкальләр мәңге яшь һәм тирән тормышлы халыкның үз йөрәгеннән, аның тел очыннан атылып чыккан шигъри хикмәтле, афористик әсәрләр булганга, туган телнең матурлыгын, тирән мәгънәләрне юраучанлык сәләтен балаларга сиздерү, йоктыру өчен балаларны мәкальләр белән дә тәрбия итәргә кирәк. Мәкальләрне тагын шуның өчен дә яраталар, ул балаларга аваз матурлыгы, ритм сизгерлеге үстерә, поэтик һәм тапкыр образлар сизү зәвыгын уята, тормыш өчен дә кирәк булган кайбер кагыйдәләр үрнәге алырга, сүзенә дәлил һәм мисаллар китерә белергә, ата-баба мирасына хөрмәт белән карарга өйрәтә. Барлык шул нәрсәләр баланың үз акылы-фикере үсүдә үзенә генә бурычлы булмыйча, халыкның бүгенге һәм үткән тәҗрибәләренә, тел культураларына бурычлы булуын тойдырып, шулар аркылы аңарда илгә, Ватанга, халыкка мәхәббәт тойгылары тәрбия ителә. Мәкальләрнең тәрбияви ролен белгән яхшы педагоглар үз дәреслек китапларында әлифбадан ук гүзәл мәкальләр урнаштыра килделәр һәм киләләр.

Тугызынчы әһәмияте — мәкальләрнең аңны һәм тормышны үзгәртү коралы булуында. Югарыда санап үтелгәнчә, мәкальләр гомумиләштерелгән мәгънә-хикмәт юралышы (тәгъбире) һәм шуның белән бергә халыкның социаль-тарихи тәҗрибәсенең, ышану һәм хыял байлыкларының шигъри сурәтләмәсе төсендә телдә гомумиләшүе булганга, алар безнең фикер һәм дөньяга карашыбызны үзләренчә көйләп, үзләренчә оештырып һәм калыплап кына калмыйлар, бәлки үзләренең күп мәгънәле һәм мисаллы булулары белән яки трибунлык һәм тәрбияви-әхлакый карашлары белән безгә тормышны да үзебезчә эшкәртергә, төзергә, үзгәртергә корал булып хезмәт итеп киләләр һәм киләчәкләр. Аларның төп мәгънә һәм хикмәт көчләре тормышта әйтелгән урыннарында ачылганга, төп рольләре дә гамәлдә, иҗтимагый чара һәм корал буларак, кулланышта үзләрен күрсәтәләр.

Кыскасы, мәкаль тормышта актив сөйләм һәм иҗат әсәре буларак, тере бер организм шикелле яши. Шуның аркасында, ул тормыш белән өзлексез мөнәсәбәттә булып торган кебек, аның сурәтләү чаралары да формаль катып калган калыплар түгел. Шунлыктан мәкальләрнең тормыштагы роле һәм әһәмияте болар белән генә чикләнми. Тормышта мәкальнең очраклары бик төрле һәм үзенчәлекле булганлыктан, монда язылган сүзләр, аларның барын да санап чыгу булмыйча, мөһимрәкләрен күрсәтеп китү генә. Шулай ук аларның әһәмиятләренең дәрәҗәсе шул санау тәртибенчә икән дип тә аңлашылмасын. Мәсәлән, монда саналганча, мәкальнең тел байлыгы ягыннан әһәмияте өченче урында икән дип аңларга ярамый, безнең өчен бүген нәкъ шунысы беренче әһәмият казанырга мөмкин. Кыскасы, аның кайсы яктан әһәмиятлерәк булуы вакытына һәм эштә куллануга карап йөри.

Аннары мәкальнең роле һәм әһәмияте хакында монда күбрәк бүгенге күзлектән карап язылды. Әмма ул рольнең үзе тарихи булып, әһәмияте дә төрле заманда төрлечә булганны да бер дә истән чыгарырга ярамый. Онытмыйк, халык тормышында шундый бер заманнар булган ки, анда аның басма китаплары да, газет-журналлары да, радио-телеграфлары да булмаган. Татарның элек заманда бердәнбер закон-шәригать китабы Коръән булса, ул да — гарәп телендә. Шундый заманнарда халык үзенең тормыш-көнкүрешен уртак бер фикергә, кагыйдәгә салып эш итүендә үзенең акыл-тәҗрибә хикмәте булган мәкальләреннән башка нәрсәгә таяна алсын соң? Димәк, мәкальләр, җәмәгать фикере буларак, ул заманнарда безнең халыкның матбугаты да, закон һәм фән китаплары, иҗтимагый учреждениесе дә, Коръәне дә, хикмәте дә булып яшәгән. Шунлыктан мәкальләрнең тормышта тоткан роле дә, аңа әһәмият бирү дә хәзергегә башка булып, аны хөкем, дәлил, йә тезмә шигырь хәлендә төзеп әйтә белүче профессиональ шагыйрь, сынчы-күрәзәчеләрнең дә әһәмиятләре бик зур булган. Димәк, тормыш һәм заман кебек, мәкальләрнең рольләре, әһәмиятләре дә үзгәрә, алмашына. Хәзер алар, югарыда әйткәннәребездән күренүенчә, күбрәк шигъри мисал, хикмәтле сүзләр һәм хис-тойгыларының тапкыр тәгъбир табу очраклары төсендә куллану ягына таба баралар.