•  Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә!
  •  Акылсыз авызны ачарга ачкыч кирәкми.
  •  Ачма. серең дустыңа, Дустыңның да дусты бар, Ул да сөйләр дустына.
  •  Бака да бакылдамый торсам, ярылам, дигән.
  •  Башым ярылса, бүрек эчендә, Кулым сынса, җиң эчендә!
  •  Әйтмәгәнне кем белә? Ачмаганны кем күрә?
  •  Ачмыйм, кем күрсен, сөйләмим, кем белсен?
  •  Ачмасаң күренми, сөйләмәсәң беленми.
  •  Ике арадагы сер икенең бере үлсә генә ачыла.
  •  Иләктә су тормый, Ахмакта сүз тормый.
  •  Ишеткәнең ишеткән урында калсын.
  •  Кан коссаң да сереңне белгертмә!
  •  Салган шикәр күренми, Эчтән тынган беленми.
  •  Сер дусты күп булыр, Сер тотканы дус булыр.
  •  Сереңне бер генә кешегә сөйлә, Киңәшеңне мең кешегә сөйлә.
  •  Сыртың сынса да, сереңне бирмә!
  •  Урам сүзсез булмас, Урман колаксыз булмас.
  •  Утыз тештән чыккан утыз илгә җәелә.
  •  Урман — авыз, кыр — колак, күл — күз.
  •  Урманда да сукмак бар, Агачта да колак бар.
  •  Үз-үзеңне сынатма!
  •  Үлә торсаң да үрә тор!
  •  Эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма!
  •  Ятларга сереңне белдермә!
  •  Яумасаң да күкрә!