•  Атың ни? Рәшит. Алайса, бер сөйлә, ике ишет!
  •  Сөйли белсәң, тыңлый да бел!
  •  Суның башы болактан, Сүзнең башы колактан.
  •  Сүз бер, колак ике.
  •  Сүзне тыңлаганга әйт.
  •  Үзең сөйли башлаганчы, кеше сүзен тыңлап бетер.
  •  Һәр әйткәнне тыңлама, Һәр белгәнне сөйләмә.
  •  Бар да сөйләгәндә берәү дә ишетми.
  •  Белдеклегә бер әйтсәң дә колагының эчендә, Белдексезгә биш әйтсәң дә колагының тышында.
  •  Әйткәнне тыңла, Сөйләгәнне аңла!
  •  Кешенең сүзен өзмә.