•  Авызыңнан тере саескан очырма.
  •  Авызың кыек булса да, туры сөйлә.
  •  Актыкта хаклык җиңә.
  •  Өендә кытаклый, Йомыркасын кешегә кереп сала (ялган вәгъдәгә мисал).
  •  Алдадым, котылдым димә, чыны алдыңа килер.
  •  Алама кешедә сүз тормас.
  •  Алдарга эләкмә, кәкре каенга терәтер.
  •  Алдап алты адым да атлый алмассың.
  •  Алдасаң да тозы булсын.
  •  Алдау золымлык, Алдану ахмаклык.
  •  Алдыйм дигән үзе алданыр.
  •  Аз-аз алдап алдакчы булырсың, Аз-аз урлап угыры булырсың.
  •  Акыллы кеше алданмас та, алдамас та.
  •  Аргы урамда бер ялган сөйләгән, бирге урамда ишетеп үзе ышанган.
  •  Батканда балта бирмәкче иде, тартып чыгаргач, балта сабы да кызганыч.
  •  Бер ялганласаң, икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.
  •  Дөреслекне уен сүз астында әйтү дә яхшы.
  •  Дөреслек өермәдәй көчле: юлындагын себереп үтә.
  •  Дөреслек синең ягыңда булса, кырык мең кеше каршы булса да курыкма.
  •  Дөрес сөйләгән ялгышмый.
  •  Дөрес эш өчен кыю басып тор!
  •  Әйткән сүз — каккан казык.
  •  Йөз бүре күргән, яхшылап караса, эт икән.
  •  Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә.
  •  Ирләрдә сүз бер булыр.
  •  Кәкре линейка белән туры сызып булмый.
  •  Кәкре таяк ерак атмас (таяк белән атып тидерүдән алып әйтелгән).
  •  Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.
  •  Кулыңнан килмәгәнгә, телең белән сүз бирмә!
  •  Куянга күптән койрык әйткәннәр дә әле дә юк.
  •  Кыеш агачның ботагы туры булмас.
  •  Кыңгыр утыр, туры сөйлә.
  •  Оста ялганчы дөрес сүз эченә генә ялган кушар.
  •  Рас сүзнең дә урыны бар (рас әйтәм дип тә урынсызга әйтергә ярамый дигәннән).
  •  Суда чакта үгезе, Судан чыккач мөгезе.
  •  Сүз бирергә җитез булма, Сүз үтәргә җитез бул. Сүз бирсәң, чыны белән бир, Пычак бирсәң, кыны белән.
  •  Сүзең үлгәнче үзең үл!
  •  Телсез кеше ялганчыдан артык.
  •  Туры әйткән котылыр, Ялган әйткән тотылыр.
  •  Туры әйт, хәтере калса үзеннән күрер.
  •  Туры кеше кыл кебек калса да өзелми.
  •  Турылык иң яхшы хәйлә.
  •  Турылык үлемнән коткара.
  •  Туры сүзне турыдан әйтмәсәләр, кыектан тидерәләр.
  •  Хаклык атайдан олырак (яки хаклык картлыктан олырак).
  •  Хаклык өчен утка кер, суга төш.
  •  Хаклык өчен үлүче батырлар үлеме белән үләр.
  •  Һәр ачык авызга бер алдаучы бар.
  •  Һәр ишеткәнен сөйләгән ялганчы булыр.
  •  Эрләмәгән, сукмаган, Шыгай, сиңа ыштанлык.
  •  Этне күр — коллыктан җирән, Этне күр — тугырылыкка өйрән!
  •  Ябалак күрмәгәнгә, якты көн гаепле түгел.
  •  Якынга ялган әйтмә, Битең иртән кызарыр, Еракка ялган әйтмә, Кода булса, кыз алыр.
  •  Ялган сөйләп яшәгәнче, рас сөйләп үлгән яхшы.
  •  Ялганчы белән куркак бер бүрек астында торалар.
  •  Ялганчыдан кояш бизгән.
  •  — Ялганчы кем? Һәр ишеткәнен сөйләүче.
  •  Ялганчы күзеннән күренә.
  •  Ялганчы калыр оятка, * Расчы җитәр моратка.
  •  Ялганчының арканы белән коега төшмә.
  •  Ялганчылык — угрылар сыйфаты.
  •  Ялганчының дөрес сүзенә дә ышанма.
  •  Ялганчының йорты янган, берәү дә ышанмаган.
  •  Ялганчының рас сүзе дә зая китәр.
  •  Ялганчы онытчак.
  •  Ялганчы ялганчыны ышандыра алмас.
  •  Яңгырдан соң кояш бар, * Алдаудан соң оят бар.
  •  Яңгырдан соң кояш яндыра, Ялганнан соң оят яндыра.
  •  Яраксыз кешегә сүз әйтсәң, Ярыла-ярыла йортка җәяр.
  •  Яшь чак, җүләр чак, карыйм тәрәзәдән: сарык бүрене ашый.